Версия сайта для слабовидящих
17.11.2022 06:22
22

КИТАПЛАР

10216115113110014117119122233344455566677788899911111121

 Хәбибуллина Р.Ш. Сиңа дигән җырым. Казан: Рухият, 2020. – 288 б.

ISBN 978-5-89706-205-8

 Роза Хәбибуллина иҗатында борчу-кыенлыкларны җиңеп үз бәхетенә ирешкән язмышлар күп. Эдибәнең яңа повестында сурәтләнгән геройлар шундук истә калалар, соңыннан да күңелне җилкендереп торалар, тирән уйларга салалар. Бүгенге татар яшьләренең нинди сынаулар алдында калуы, нинди югалтулар кичерүе, нинди табышларга юлыгуы хакындагы бу бәян укучыга, һичшиксез, кызык тоелыр.

 

Сәүбәнова Сәмигә  Әрем исе: юморлы әсәрләр / Сәмигә Сәүбәнова. – Казан: “Идел-Пресс” нәшрият йорты, 2021. – 408 б.

ISBN 978-5-4494-0085-7

Тапкыр телле, җор куңелле кеше авырлыкларны җиңел үткәреп җибәрә, күңел төшенкелегенә бирелми, тормыштан ямь табарга омтыла. Авторның китапка кергән шундый иҗат җимешләре укучының кәефен күтәрергә, тормышына яктылык өстәргә юнәлдерелгән.

 

 

 Гәрәева-Акчура, А.Н.Ипекәй: бәяннар, хикәяләр, очерклар / Айзирәк Гәрәева-Акчура. – Татар.кит.нәшр.,2021. – 351 б.

ISBN 978-5-298-04197-3

Айзирәк Гәрәева-Акчураның әлеге китабына әдәби-документаль бәяннары, хикәяләре, очерклары тупланды. Әсәрләрдә бүгенге заман геройларының каршылыклы хис-кичерешләре, татар мөһаҗирләренең кызыклы, гыйбрәтле тормышы тасвирлана. Авторның максаты – татарларның гамәлле халык икәнен күрсәтү һәм укучыларга читтә яшәгән милләттәшлләребезгә кагылышлы кызыклы мәгълүматларны җиткерү.

 

 

 Яруллин Ф.Г. Киек каз юлларыннан : шигырьләр /Фәнис Яруллин; [төз. С Хәкимова]. – Казан:Татар.кит.нәшр.,2021. – 399 б.

ISBN 978-5-298-04126-3

Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның әлеге китабына 1998-2008 елларда язылган шигырьләре тупланды. Алар ярдәмендә укучы үзенең күңел халәтенә туры килгән мизгелләр белән очрашыр, тормышның матурлыгына сокланыр, илдә барган үзгәрешләрне күреп горурланыр, күңелсез вакыйгаларга нигезләнгән әсәрләрен укып сабак алыр дигән өметтә калабыз.

 

Хөснияр, З.З. Трагедиягә ике билет :  новеллалар, хикәяләр, повесть / Зиннур Хөснияр. – Казан : Татар. кит. нәшр., 2021. - 335 б.

ISBN 978-5-298-04153-9

Күренекле язучы Зиннур Хөснияр әлеге китабында өр-яңа әсәрләрен – бүгенге әдәбиятта яңалык-новаторлык буларак кабул ителгән новеллаларын, хикәяләрен һәм атаклы Суслонгер, Сурок хәрби уен лагерьларындагы коточкыч хәлләр сурәтләгән “Мәдинәгә медаль бирәләр” повестен тәкъдим итә.

 

 Галимуллина Г.Н. Мәңгелек ярату : повесть. – Казан, 2021. – 256 б.

ISBN 978-5-4494-0078-9

     Инсульт һәм инфаркт кебек куркыныч авырулар кеше тормышын кинәт кенә бер мизгел эчендә үзгәртеп куярга мөмкин. Аяусыз чир олы яшьтәгеләрне генә түгел, кайчак яшьләрне дә аяктан ега.

    Әле генә кулына кызыл диплом алган 23 яшьлек инженер Камил Гатин өчен дә инсульт көтелмәгән бер вакыйга була. Аллаһның рәхмәте белән Камил исән кала, ләкин ярты тәнен тоемлау сәләтен югалта. Бөтен хыяллары һәм  планнары кисәк кенә чәлпәрәмә килгән кеше яшәү көчен кайдан таба?.. Бу егетнең дә тормыш юлы, өмет тулы яшәеше башкаларга үрнәк була ала.

    Әлеге китаптан сез инсульт кичергән кешенең нинди авырлыклар белән очрашуы, аларны ничек җиңеп чыгуы хакында укый аласыз.

 

Садриев Ф.М. Көлке көлә килә : повесть, юморескалар, сәхнә әсәрләре. – Казан: Рухият, 2021. – 352 б.

ISBN 978-5-89706-212-6

Көләргә барыбыз да ярата. Ләкин нәрсәдән булса да көлү кешеләрдәге кимчелекләрне, җәмгыятьнең җитешесез якларын ачып бирүгә юнәлдерелгән булырга тиеш. Фоат Садриевның бу җыентыгына кергән “Адәм әүлиясе” повесте, көлкеле хикәяләре һәм сәхнә әсәрләрендә кешеләр холкындагы тискәре сыйфатлар халыкчан юмор белән сурәтләнә. Әдипнең төп үзенчәлеге шунда: ул үзенең геройларын күпмедер дәрәҗәдә яратып, аларның үзгәрәчәгенә өмет уятырлык итеп гәүдәләндерә. Аның төрле таетрлар сәхнәләрендә гөрләп барган комедияләре, һичшиксез, бүген дә сәхнәләрдә актуаль яңгырый ала.

 

Фирдүс Дәүбаш Кояшка табан. – “Идел-Пресс”: Казан, 2021. – 272 бит, илл.

ISBN 978-5-4494-0073-4

Китапта танылган язучы, шагыйрь һәм галим Фирдүс Дәүбашның чәчмә әсәрләре, әдәби-нәфис тел, кызыклы сөйләм алымы белән бирелгән фәлсәфи уйланулары һәм милләт язмышы турында күңел җылылыгы белән язылган шигырьләре урын алган.

 

Хөснияр, З.З. Хур кызлары : повесть / Зиннур Хөснияр. – Казан, 2021. – 272 б.

ISBN 978-5-498-00795-3

Әлеге китапта күренекле язучы Зиннур Хөсниярның өр-яңа әсәре – “Хур кызлары” романы тәкъдим ителә. Җырчы булырга хыялланган татар кызы Зөбәйдәне язмыш җилләре кырыс чынбарлык упкынына ташлый.  Акча-товар мөнәсәбәтләренә корылган дөньяда татар кызы үз йөзен, сафлыгын, тәүге мәхәббәтен саклап кала алырмы? Фахишәләр, наркобароннар, танылган мафиозилар оясында үз асылына тугры калырга аңа нәрсә ярдәм итәр? Яшь кызларны, телләрен, диннәрен, әти-әниләрен онытып, кәкре сукмакка басарга ниләр этәрә? Жанрын “роман-мәхәббәт” дип билгеләгән әсәрендә язучы әнә шул сорауларга җавап эзли. Китап киң даирә укучыларга тәкъдим ителә.

 

Имамов Ф.Ф. Вакыт галәмәтләре : фантастик бәяннар, хикәяләр, пьеса / Фәрит Имамов. – Казан : Татар.кит.нәшр.,2021. – 334 б.

ISBN 978-5-298-04154-6

Әлеге китапка тупланган әсәрләрдә геройларның, вакыт аралыгы аша узып, киләчәк һәм үткәннәргә күчүе, төрле хәлләргә юлыгуы тасвирлана. Шушы вакыйгалар барышында, татар халкы, милләте өчен мөһим булган мәсьәләләр күтәрелеп, яшь буынга тәрбия сабаклары бирү күздә тотыла.

 

Имамов В.Ш. сайланма әсәрләр : 6 томда / Вахит Имамов. – Казан : Татар. кит. нәшр., 2018 -.

ISBN 978-5-298-03650-4

4 т. :  Утлы дала : икенче китап : тарихи роман ; Сәет батыр : тарихи бәян. – 2021. – 501 б.

ISBN 978-5-298-03791-4

Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Вахит Имамов әсәрләренең дүртенче томында “Утлы дала” тарихи романының икенче китабы һәм “Сәет батыр” тарихи бәяны урын алды.

 

Гыйләҗев, Ф.Ф. Кирмән нигезе : шигырьләр, поэма / Фәнил Гыйләҗев. – Казан : Татар. кит. нәшр., 2021.  – 191 б.

ISBN 978-5-298-04180-5

Әлеге китапка Фәнил Гыйләҗевның соңгы елларда язылган публицистик, лирик, юмористик шыгырьләре һәм поэмасы туплап бирелде.

 

Закиров Х.М. Чәч бөртеге / Х.М. Хакиров. – Казан: Мәгариф – Вакыт, 2021. – 252 б.

ISBN 978-5-6044795-0-6

Китапта Харис Закировның төрле елларда иҗат иткән хикәяләре, повесте, очеркы һәм парчасы тупланды.

 

Чумарова Ф.А. Себер сүзе. – Казан: “Милләт” нәшр., 2021. – 320 б.

ISBN 978-5-85247-244-1

  Фагыйлә Чумарова Алимулла (Галимулла) кызы –табигать баласы. Аның да әле Аллаһы Тәгалә тарафыннан төрле яклап талантлы, сәләтле, булдыклы, уңган итеп яратылганы. Ул бик матур итеп борыңгы татар халык, бигрәк тә Себер татарлары җырларын тыңлап туйгысыз итеп башкара. Табигатькә чыгып та, төрле сәхнәләрдән дә җырлый, курай, кубызларда уйный.

Гомер буена үзенең якташлары турында яза. Матур, укылышлы, горур итеп, яратып яза.

Милләтәшебезне, телебезне, динебезне, мәгарифебезне саклап калу, югалтмау, ниндидер хыялларга бирешмичә мәңгегә татар булып калу өчен көрәшә, тырыша. Фагыйлә әнә шундый якташлары турында матур итеп яза. Аның “Себер сүзе” китабы да шул турыда.

Укып карагыз әле, һич үкенмәссез.

 

 

Хәсәнов М.М.  Сайланма әсәрләр : 6 томда / Мәхмүт Хәсәнов. – Казан : Татар кит. нәшр., 2017-2021.

ISBN 978-5-298-03455-5

6 т.: пьесалар, повесть, публицистика, поэма, хатлар, язучы турында / [төз. А. Имамиева]. – 2021. – 791 б., рәс. б-н.

ISBN 978-5-298-04278-9 (6 т.)

Күренекле язучы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исмендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мәхмүт Хәсәнов әсәрләренең бу томында аның пьесалары, повесте, публицистик язмалары, поэмасы, шулай ук хатлары һәм язучы турында истәлекләр урын алды.

 

Хәким С.Т. Томанлы тәрәзәләр : шигырьләр һәм поэмалар / Сибгат Хәким; [төз. Г.Морат]. – Казан : Татар. кит. нәшр., 2021 – 479 б. – ( “Шагыйрь мөнбәре” сериясе).

ISBN 978-5-298-04152-2

Әлеге китапка татар әдәбияты классигы, Татарстанның Г. Тукай, Россияның М. Горький  исемендәге Дәүлүт премияләре лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Сибгат Хәкимнең (1911-1986) милли гамь, ватанпәрвәрлек хисләре белән сугарылган иң яхшы шигырьләре һәм поэмалары туплап бирелде.

 

Шагыйрьҗан, Л.Г. Язмыш келәме : шигырьләр, поэмалар / Лена Шагыйрьҗан; [төз. И. Ногманов]. – Казан : Татар. кит. нәшр., 2021. – 335 б.

ISBN 978-5-298-04160-7

Бу китапка Татарстан Республикасы халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Лена Шагыйрьҗанның 1992 – 2001 елларда иҗат ителгән шигырьләре һәм поэмалары туплап бирелде.

 

 Харис, Р.М.  Күзләреңнән үбеп... : пьесалар / Ренат Харис. – Казан : Татар. кит. нәшр., 2021. – 559 б.

ISBN 978-5-298-04141-6

Татарстанның халык шагыйре Ренат Харисның әлеге китабына республикабызның төрле театрларында сәхнәләштерелгән, шигъри аһәң белән өртелгән пьесалары туплап бирелде.

 

Әхмәтгалиева А.Г. Дулкыннар : әдәби-документаль бәян. – Казан: Яз, 2021. – 144 б.

ISBN 978-5-6045766-9-4

Тормыш дулкыннары ничек кенә аяусыз булмасын, кешелекле һәм көчле булып кала алган шәхесләр бар. Китапта күренекле галим Фарсель Зыятдиновның тормыш юлы тасвирлана.

 

Афзалов, Г.Г. Язбикә : балалар өчен шигырьләр / Гамил Афзал; [кит. төз. һәм кереш сүз авт. Л. Шәех; рәс. Ф. Харрасова]. – Казан : Рухият, 2021. – 56 б. : рәс. б-н.

ISBN 978-5-89706-217-1

Әлеге китапта Татарстан Республикасының халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, татар эдэбияты классигы Гамил Афзалның балалар өчен язган шигырьләре тупланды.

Язучы балаларны табигатькщ колак салырга, анны кадерләргә, туган телеңне, хезмңтне яратырга өйрәтә.

Китап шагыйрьнең тууына 100 ел тулу уңае белән дөнья күрә.

 

Шәех, Л.М. Алдамыйм! : балалар өчен шигырьләр һәм әкиятләр / Ленар Шәех ; [русчага Б. Вайнер һ.б. тәрҗ.; рәссамы Э.Чурбаева]. – Казан : Татар. кит. нәшр., 2021. – 147 б.: рәс. б-н

ISBN 978-5-298-03961-1

Ленар Шәехнең әлеге китабында балалар өчен шигырьләре һәм әкиятләре татар һәм рус телләрендә тәкъдим ителә. Бу китап тирә-ягыбызда барган кызыклы вакыйгаларга игътибар итәргә, хайваннар тормышындагы гаҗәеп күренешләрне танып белергә өйрәтә. Шигырьләр шаян да, аңлаешлы да язылган. Китап, һичшиксез, сабыйларга да, аларның әти-әниләренә дә ошар, дип ышанып калабыз.