Версия сайта для слабовидящих
17.11.2022 07:24

Әсрар Гали

Әсрар Әбрар улы Галиев 1938 елның 16 октябрендә Әлки районы Түбән Биктимер авылында туган. Башлангыч сыйныфны  шушы авылда  тәмамлап, Алпар урта мәктәбендә укып аттестат ала. Мәктәптә чакта ук район газетына мәкаләләр язып, каләм тибрәтә башлый.
Совет Армиясендә хезмәт итеп кайткач, диңгезче формасын да салмаган егет, 1958 елда Лениногорск каласына килә һәм  “Ильич васыятьләре” газетасында корреспондент булып эшли башлый.
Ерак җирләр, дөнья күрү теләге аны 1959 елда шахталарга алып китә. Сигез ел күмер чапкач, кабат бу якларга кайта.Аның тормышы  һәм барлык хезмәт юлы Лениногорск районында, шәһәрендә үтә. Түбән Чыршылы урта мәктәбендә укыта,спорт яратучылар, көрәшчеләр әзерли. Ул үзе дә сабантуйларда бил алышып, җиңүче булып калган  батыр.
Тормыш тәҗрибәсен баетырга теләп, Әсрар Галиев төрле эшләрдә эшли, бораулау эшләре идәрәсендә ярдәмче бораулаучы була, “Автоспецоборудование” заводында да хезмәт итә.
Читтән торып Казан дәүләт университетының татар теле һәм тарих бүлеген тәмамлый.
1974 – 1979 елларда шәһәр һәм районның җирле радиосында  редактор булып эшли. Очерклары, мәкаләләре “Ильич васыятләре” газетасында басыла тора.
Әсрар Галинең  елдан-ел әдәби иҗат итү сәләте дә артканнан арта бара. 1980 елда аның “Төнге җыр” повесте Татарстан китап нәшриятында басылып чыга. 1987 елда “Асыл кошым минем” повесте, 1992 елда “Көн яктысы” романы, 1998 елда “Айлар биек” очерклар җыентыгы, алты томнан торган “Гали батыр” трилогиясенең дүрт томы дөнья күрә. Күптомлы әсәрнең  һәр китабында  язучының үзен һәм тормышын ачык тоеп, белеп була.
1992 елда “Көн яктысы” романы өчен Ш. Бикчурин исемендәге премиягә лаек булды.
Язучы алтмыш яшьлек юбилеен уздырырга әзерләнеп йөргәндә бу фани дөньядан китеп барды...
1984 елдан Татарстан язучылар берлеге әгъзасы.

Басылып чыккан әсәрләре:
Төнге җыр: Повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980
Асыл кошым минем: Повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 128 б.
Көн яктысы: Роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. – 302 б.
Айлар биек: Очерклар җыентыгы. – Казан: татар. кит. нәшр., 1998.
Гали Батыр: Трилогия. - Әлмәт: “Татнефть” акционерлык җәмгыяте “Тат АСУ нефть” идарәсенең тизләтелгән басмалар бүлеге., 1998.