Версия сайта для слабовидящих
17.11.2022 07:24
14

Җәмит Рәхимов

Җәмит Гата улы Рәхимов 1935 елның 13 гыйнварында, Татарстанның хәзерге Лениногорск районы Иске Шөгер авылында туган.
Җәмит Рәхимовның очерк характерындагы беренче язмалары көндәлек матбугатта илленче елларда күренә башлый. Художестволы проза өлкәсендә дә уңышлы гына адымнар ясый.
1985 елда Җ.Рәхимовка Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде.
Җ.Рәхимов – 1977 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.
Ш.Бикчурин исемендәге бүләк иясе (1992).
Җәмит Рәхимов – 1996 елның 23 декабрендә вафат булды.

Дөнья күргән китаплары:
1.    Алтын яткан җирләрдә. Казан, 1966.
2.    Кобзарь – Тукай кунагы. Казан, 1968.
3.    Якташларым. Казан, 1968.
4.    Батырлык чакрымнары. Казан, 1976.
5.    Өлешемә тигән көмешем. Казан, 1978.
6.    Дорогу осилит идущий. Мәскәү, 1980.
7.    Тәвәккәл таш яра. Казан, 1981.
8.    Өлешемә тигән көмешем. Казан, 1985.
9.    Кыядагы чәчәкләр. Казан, 1989.
10.    Сагыш. Казан, 1991.
11.    Батырша. Казан, 1992.
12.    Әлмәт татар драма театры. 50 ел. Әлмәт, 1994.
13.    Батырша. Казан, 1994.
14.    Шөгер төбәге – хәзинәләр чишмәсе. Казан, 1997.
15.    Сайланма әсәрләр: 4 томда. 1.: Авыллар тарихы. Казан, 2008.
Җәмит Рәхимов милләтпәрвәр әдипләребезнең иң күренеклеләреннән. Ул, халыкны яратып, аңа ихтирамын белдереп яшәгән язучылардан гайре, аның тарихына, аның үткән бөеклегенә инанган зат.
Аның әдәби әсәрләрендә язучы фантазиясе түгел, тарихи дөреслек ята. Чөнки Җәмит Рәхимов документларга таянып эш итүче кеше. Ул авыллар тарихын гына тикшерми, аның өчен беренче урында халык һәм аерым шәхесләр язмышы.
Индус Таһиров,
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма Комитеты рәисе,
Татарстан Фәннәр Академиясе академигы.

Җәмит!
Мәкаләң бик тирән, искиткеч дәлилле. Синдә бер тарихчы әрәм булып ята...
Сиңа иҗат уңышлары теләп, М.Мәһдиев. 10.01.1989 ел.
(Язучының архивыннан алынды).

“Җәмит Рәхимов – Кама аръягы төбәгенең иң зур һәм чын язучысы. “Батырша” романының язылу тарихын мин елый-елый укыдым. Бу биеклек Кама аръягыннан бөтен татар, бөтен халыклар әдәбиятларының күренекле тавы булып күтәрелде”.
Айдар Хәлим, язучы, публиөист.
(Җ.Рәхимовка язган хатыннан алынды. 3 март, 1995 ел.)