Версия сайта для слабовидящих
17.11.2022 07:25

Шамил Бикчурин

Шамил Мотыйгулла улы Бикчурин – Татарстанның нефть районында туып үскән, нефть чыгару эшендә үзе дә якыннан катнашкан һәм үзенең иҗатын бөтенләе белән диярлек нефть темасына багышлаган прозаикларның берсе иде. Ул 1928 елның 3 гыйнварендә Әлмәт янындагы Миңлебай авылында крестьян гаиләсендә туа. Авылда һәм Әлмәттә укып ун класс белем алганнан соң, 1945 елда Казанга килеп, Татар театр училищесында укый, аннары берникадәр вакыт Әлмәт дәүләт драма театрында актер булып эшли. 1948 елның декабрендә Совет Армиясенә алына, анда авиамеханиклар хәзерли торган хәрби мәктәпне тәмамлап, 1952 елның ахырына кадәр авиация частьларында хезмәт итә.
Армиядән кайткач, Ш.Бикчурин башта “Әлмәтнефть” төзелеше трестының коммунальторак конторасында ике ел тәрбияче, аннары өч елга якын шул ук трестта эшче-төзүче булып эшли. 1958 елның июненнән 1962 елның маена кадәр ул Лениногорскида чыга торган “Ильич васыятьләре” исемле шәһәр газетасы редакциясендә промышленность бүлеге мөдире вазифасын үти. Ул редакциядә эшли башлавының беренче көннәреннән үк районыбыздагы яшь талантларны туплап, әдәбият түгәрәге оештырып җибәрә, дистәләрчә еллар буе яшь язучыларның остазы булып тора. Соңрак “Чишмә” иҗат берләшмәсенә әверелгән бу оешма үзенең кырык елдан артык яшәү дәверендә дистәдән артык Татарстан язучылар берлеге әгъзалары, күп кенә журналистлар, галимнәр, тел белгечләре, әдәбият укытучылары һ.б. тәрбияләде.
Ш.Бикчурин проза һәм драматургия жанрларында эшләде. Аның беренче проза әсәрләре – Әлмәт төзүчеләренең фидакарь хезмәте турындагы очерклары һәм хикәяләре – 1957 елдан “Казан утлары” журналында басыла башлый. Соңыннан, 1959 һәм 1961 елларда, алар “Ташлы тауда” һәм “Истәлекле таш” исемнәре белән, аерым ике җыентыкка тупланып, Татарстан китап нәшриятында басылып чыгалар. 1961 елда язучы үзенең “Тальян моңы” исемле музыкаль комедиясен яза. Нефтьчеләр белән авыл эшчәннәре арасындагы дуслыкны чагылдырган бу әсәр шул ук елны Әлмәт Татар дәүләт театрында һәм бераз соңрак Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә куела. Авторның “Бергә, гомергә” исемле икенче драма әсәре дә Татар дәүләт академия театры репертуарына кертелеп, 1964 елда тамашачыларга күрсәтелә.
Алтмышынчы елларның икенче яртысында басылган “Кайнар чишмә” исемле документаль повесте һәм “Могҗиза тудыручылар” дигән очерклар китабыннан соң, Ш.Бикчурин, үзенең нефтьчеләр тормышына һәм хезмәтенә бәйле бай тәҗрибәсен бер фокуска туплап, киң планлы роман язарга керешә. Бу әсәр -  “Каты токым” романы – “Казан утлары” журналында басылып чыгу белән әдәби җәмәгатьчелекнең дә, укучыларның да игътибарын үзенә җәлеп итә. 1974 елда роман татар һәм рус телләрендә аерым китап булып басылып чыга, ә 1976 елда Чехословакиянең Братислава шәһәре нәшриятында словак телендә дөнья күрә. Ул шулай ук украин теленә дә тәрҗемә ителгән. Ш.Бикчурин бу романы, өчен 1976 елда ВЦСПС Президиумы һәм СССР Язучылар союзы идарәсе уздырган совет эшчеләр сыйныфын чагылдырган әсәрләр конкурсында икенче премиягә лаек була.
1980 елда Ш.Бикчурин “Тирән катлам” исемле икенче романын тәмамлый. Бу әсәр дә нефтьчеләр тормышына, аларның мактаулы хезмәтенә, үзара мөнәсәбәт һәм гаилә мәсьәләләренә багышланган.
Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен Ш.Бикчурин 1978 елда “Почет Билгесе” ордены белән бүләкләнде.
Ш.Бикчурин – 1962 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы иде.


Төзүчедән
Кулыгызда, Лениногорск үзәкләштерелгән китапханәләр челтәренең Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәсенең милли-әдәбият бүлеге төзегән “Шамил Бикчурин” библиографик күрсәткече. Ул язучының тууына 80 ел тулу уңаеннан әзерләнде.
Күрсәткечнең төп максаты – якташ язучыбыз Шамил Бикчурин иҗаты турында библиографик мәгълүматлар туплау һәм укучыларга җиткерү.
Күрсәткечтә материал бүлекләргә төркемләп, бүлекләр эчендә әсәрләрнең басылып чыгу хронологиясе тәртибендә урнаштырылды.
Күрсәткеч Шамил Бикчуринның 2008 елның гыйнвар аена кадәр дөнья күргән басмаларын һәм аның хакындагы әдәбиятны үз эченә ала.
Күрсәткечтә мәгълүмат татар һәм рус телләрендә бирелә.
Күрсәткечнең “Онытылмас мизгелләр” өлешендә язучының шәхси архивында сакланган фотосурәтләре бирелә.
Библиографик күрсәткеч “Татарстан Республикасы елъязмасы” һәм язучының шәхси архивы нигезендә эшләнде.