Версия сайта для слабовидящих
17.11.2022 07:31
15

ЖУРНАЛЛАР

Безнең мирасКазан утларыМәгарифМәйданСалават күпереСөембикәСәхнәГаилә һәм мәктәпТатарстанЧаянСабантуйЯлкын

Хөрмәтле укучырарыбыз!  Сезнең игътибарга!

Үзәк китапханәнең милли-әдәбият бүлеге яңа журналлар тәкъдим итә!

"Безнең мирас"

Фәнни-популяр, әдәби-нәфис һәм документаль журнал. Халкыбызнең үткәне, тарихы белән кызыксынучы китап сөюче дусларыбыз өчен менә дигән журнал.

Тарихи, педагогик, әдәби мирас рубрикалары аеруча кызыклы. Танылган шәхесләребез турында. "Хәтер сандыгы", "Татар гаме" рубрикаларында авторларның истәлекләреннән укырсыз.

"Әдәби мирас" рубрикасында исемнәре сирәк ишетелә торган шәхесләребез белән таныша аласыз.

Яздырыгыз, алыгыз, укыгыз!

 

“Казан утлары”

Әдәби һәм иҗтимагый-сәяси журнал.

Әлеге журнал әдәбият белән бик тыгыз элемтәдә тора. Шигырьләр, чәчмә әсәрләр  һәрдаим басылып укучының күңеленә үтеп керә. Берсеннән берсе кызыклы конкурслар да еш үткәрелә.Әдәби тәнкыйть, замандашларыбыз, хәтер дип аталган басмалары “Казан утлары” журналында иң актуаль язмалар рәтендә.Әлеге журналны сез, китапханәнең милли бүлегенә килеп ала аласыз.

 

“Мәгариф”

Айлык иҗтимагый – педагогик һәм фәнни-методик гомум-татар журналы.

Бу журнал укытучылар, тәрбиячеләр, мәдәният өлкәсендә эшләүчеләргә дә зур ярдәмлек булып тора. Тәрбия эшендә туган күп кенә сорауларга җавапны да шушы журнал битләреннән табарга була. Алдынгы укыту методикалары, дәрес үрнәкләрен дә шушы журнал битләрендә очратырсыз. Килегез, укыгыз, кулланыгыз!

 

“Мәйдан”

Әдәби иҗтимагый журнал.

Әлеге журнал укучының күңеленә әдәбият аша үтеп керүче журналларның берсе. Яңадан- яңа чәчмә әсәрләр, шигырьләр беренчеләрдән булып “Мәйдан” журналында басылып чыга.

Журнал нәни дусларыбызны да онытмый, аларга“Мәйданчык”- дип аталган кушымта да бастырып чыгара. Хөрмәтле укучыларыбыз,  әлеге журнал сезнең гаиләгезгә хуш килер дигән өметтә калабыз!  

 

“Салават күпере”

 Хөрмәтле ата-аналар! Балаларыгызга кечкенәдән үк китапка кызыксыну уятасыгыз килсә, шушы журналны укыгыз. Журнал бик матур итеп бизәлгән, әкият яисә шигырьләр күп очракта 2 телдә бирелә, журналга ияреп “Тылсымлы куллар” диеп аталган иярчене дә чыга. Кул эшләре, уенчыклар ясау серләренә өйрәтә торган “Тылсымлы куллар” әти-әнигә зур ярдәмлек.

 

“Сәхнә”

Бу сәнгатькә багышланган журнал.

Әлеге журналда , сәнгатькә багышланган яңалыклар, кызыклы әңгәмәләр, күңелле очрашулар, артистлар тормышына багышланган язмалар һәрдаим басылып чыга.

Сәнгать белән кызыксынучылар әлеге журналны үз итә.

 

“Сөембикә”

Әдәби һәм иҗтимагый-сәяси журнал.

Әлеге журнал, берничә юнәлешне алып баруы белән бик кызыклы. Кызыклы әңгамәләр, гыйбрәтле язмышлар,  яшәеш, замана һәм без, татарлар дөньясы, мәдәни тормыш һәм хуҗабикәләргә багышланган басмалар укучыны үзенә җәлеп итми калмый.

 

“Татарстан”

Ул рус һәм татар телендә басылучы  иҗтимагый- сәяси журнал.

Әлеге журналның битләрендә , тарихи язмалар, яңалыклар, белешмә мәгълүматлар,  танылган шәхесләр белән әңгәмәләр урын алган.

“Татарстан” журналы үз укучысын безнең китапханәдә көтә!

 

“Түгәрәк уен” – татар халык иҗатын яктыртучы мәгълүмати популяр альманах.

Журнал битләрендә татар фольклорына караган мәкаләләре белән галимнәр генә түгел, язучылар, мәдәният белгечләре, укытучылар, китапханә хезмәткәрләре бик теләп катнаша.

Журнал битләрендә татар яшәгән төбәкләрнең кызыклы эшчәнлеге күрсәтелә, үткәнен онытмаган халыкның киләчәге һәрвакыт якты булыр. Журнал битләрендәге фольклор бәйрәмнәр мәдәният өлкәсендә эшләүчеләргә зур ярдәмлек булып тора.

 

“Чаян”

Әлеге журнал юмор һәм сатира яратучылар өчен. Ул рус һәм татар телендә басыла.

 

«Гаилә һәм мәктәп» — Казанда 2013 елның августыннан татар телендә нәшер ителүче айлык иҗтимагый-педагогик һәм фәнни-популяр әтиләр һәм әниләр журналы.

Әлеге журналның төп бурычы ата-аналарга, әби-бабайларга, яшь буынны физик һәм рухи яктан сәламәт итеп күрергә теләүчеләргә төпле киңәш бирү, аларның тәҗрибә уртаклашуын оештырып җибәрү, журнал битләрендә белгечләр белән очраштыру.

 

«Сабантуй» журналы 1924-2014 нче елларда «Яшь ленинчы» һәм «Сабантуй» газеталары буларак дөнья күрә.

Бу ачык бизәлешле, кызыклы, балалар һәм аларның әти-әниләре өчен файдалы журнал. Ул айга бер тапкыр чыга. Һәр чыккан яңа басмада үзең өчен бик кызыклы мәгълүматлар табарга була.

   «Сабантуй» – журналы кече һәм урта яшьтәге мәктәп балалары өчен чыгарыла.

 

«Ялкын» — урта һәм олы яшьтәге мәктәп балаларының айлык татар журналы. 1924 елдан бирле чыга. Абдулла АлишМуса Җәлил премияләре лауреаты.

 

Журналлар сезне китапханәнең милли бүлегендә көтә. Килегез!