Версия сайта для слабовидящих
27.12.2022 06:21
16

“Әсәрләре йөрәк түрендә”

WhatsApp Image 2022-12-27 at 08.30.32WhatsApp Image 2022-12-27 at 08.30.29 (1)WhatsApp Image 2022-12-27 at 08.30.31WhatsApp Image 2022-12-27 at 08.30.29

26 декабря сотрудники Центральной библиотеки имени Г.Тукая для учеников 4 “А” класса гимназии №11 провели литературный час “Әсәрләре йөрәк түрендә”. 
   1 декабря 2022 года исполнилось бы 85 лет нашему земляку - Альберту Бариевичу Хасанову, писателю, прозаику, журналисту, Заслуженному работнику культуры РТ, лауреату премий Ш.Бикчурина, С.Сулеймановой, Ф.Хусни,  Р.Тухватуллина.
     Альберт Хасанов останется в наших сердцах как автор десятка рассказов и повестей. Он писал о красоте окружающей природы, ее богатом животном мире, о величии человека, о людях труда. Его книги переведены и изданы на русском, башкирском, украинском, литовском, армянском, вьетнамском, китайском языках. 
    Ребята узнали о жизни и творчестве А.Хасанова, читали его рассказы “Верность”, “Акыл иясе”, познакомились с героями его книг, поговорили о природе, весело и познавательно провели время.
          


    26 декабрьдә Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли әдәбият бүлеге хезмәткәрләре шәһәребезнең 11 гимназиясендә туган ягыбызның талантлы язучысы, журналисты Альберт Хәсәновның 85 еллыгына багышланган “Әсәрләре йөрәк түрендә” әдәби сәгать үткәрде. 
    Альберт Хәсәнов өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә иҗат иткән. Альберт ага кебек әле бер генә татар язучысының да тере табигатьнең матурлыгын, гүзәллеген, гади генә бал кортының да бу табигатьтә үз урыны барлыгын раслаган әдип юктыр мөгаен. 

Табигатьне яратырга, тереклекне сөяргә, һәр кошның үз моңы бар икәнлеген өйрәткән талантлы каләм иясе ул. Аның балалар өчен язылган хикәяләре бүген дә яшь буынны үзенә тарта, балаларның яраткан мавыктыргыч әсәрләрен тәшкил итә. 
    Гимназиянең 4 сыйныф укучылары олпат язучының тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар, әсәрләреннән өзекләр укыдылар. Кыскасы, укучылар бүгенге чарада А. Хәсәновның иҗаты буенча сәяхәт иттеләр, җир йөзендә күңелләрне үзенә тартучы китаплар дөньясы бар икәнлегенә төшенделәр.