Лениногорская Централизованная библиотечная система
Лениногорск районы Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре
адрес: ул. Шашина, 41, г. Лениногорск, Республика Татарстан
тел.: 8(85595)2-31-74
“Мәйдан” журналы хезмәткәрләре белән очрашу
17 февральдә Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә Чаллы шәһәрендә нәшер ителүче “Мәйдан” журналы хезмәткәрләре белән очрашу узды. Аерым алганда танылган каләм ияләре арасында - шагыйрә, чәчмә әсәрләр остасы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, С. Сөләйманова исемендәге премия лауреаты, “Мәйдан” журналының баш мөхәррире Лилия Фәттахова, шагыйрә, балалар язучысы, тәрҗемәче, «Күңел» радиосы хәбәрчесе, Татарстанның Журналистлар һәм Язучылар берлекләре әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова, Илдар Юзеев исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Ситдыйковалар бар иде.
“Мәйдан” журналы бүгенге көндә Республикада иң киң таралган, халык күңелен яулаган басмаларның берсе. “Мәйдан”да шулай ук безнең төбәк язучыларының иҗат үрнәкләре дә даими басылып килә. Агымдагы елның гынвар санында Ш. Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмесенең 65 еллыгы яктырылды, язучы-шагыйрьләрнең әсәрләре дөнья күрде.
Чара барышында кунаклар чыгыш ясадылар, “Мәйдан” журналының бүгенгесе һәм киләк планнары белән таныштырдылар. Килгән кунакларыбызның әсәрләреннән өзекләр укылды. Әлбәттә матур кичәне милли җырлар бизәде.
Очрашуда шулай ук Ш. Бикчурин исемендәге “Чишмә” берләшмәсе әгъзалары, күпсанлы әдәбият сөючеләр дә катнашты.
Дуслык күпере киләчәктә дә дәвам итәр дип уйлыйбыз.