Версия сайта для слабовидящих
21.03.2023 10:20
32

Театрализованное представление "Нәүрүз мөбәрәк булсын"

jxwJ1baV6-claxRpapLtBYNdxK1OkjAPArK9GpQMjK8ICRG_SQe3RvYT9ezoETZZX8

Наступила весна. А вместе с ней приходит к нам весенний праздник татарского народа «Навруз». Этот праздник отмечают 21 марта в день весеннего равноденствия, когда день и ночь равны. По традиции в этот день люди веселятся, радуются, готовят угощения, ходят в гости.
Сотрудники национально-краеведческого отдела Центральной библиотеки им. Г. Тукая провели праздник весны Навруз в МДОУ №3,4,5,17 и в гимназии №11. С героями праздника Наврузбикой, Бабой-Ягой, Зимушкой было проведено театрализованное представление, где дети участвовали в различных играх: «Бег в мешках», «Перетягивание каната», «Тюбетейка», «Игра с санками», «Перенеси шишку в ложке», «День и ночь», «Разбей горшок». Самым запоминающим моментом этого праздника было соревнование между Зимушкой-Зимой и Наврузбикой. В ходе мероприятия ребята отгадывали загадки, танцевали, веселились, радовались приходу весны.


Төрки бабаларыбызның бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре, йолалары безнең көннәргә кадәр сакланып килә. 21 март - көн белән төн тигезләшкән вакыт.
Бу көнне әби-бабаларыбыз “Нәүрүз” бәйрәмен үткәрә торган булганнар. Балалар өйдән-өйгә кереп, хуҗаларны бәйрәм белән котлаганнар, сый-нигъмәт җыеп йөргәннәр. Гореф-гадәт буенча бу көнне кешеләр күңел ачканнар, шатланганнар, төрле милли ризыклар әзерләгәннәр, кунакка йөргәннәр.
Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли әдәбият бүлеге хезмәткәрләре дә әлеге чарадан читтә калмады. Шәһәребезнең 3, 4, 5, 17 нче номерлы балалар бакчаларында һәм шулай ук 11 гимназиядә “Нәүрүз” бәйрәмен үткәрделәр. Әлеге бәйрәм борынгы гореф-гадәтләргә ихтирам тәрбияләү, халык йолаларын искә төшерү һәм дәвам итү максатыннан үткәрелде.
Әкият геройлары Нәүрүзбикә, Убырлы карчык, Кыш бабай катнашында үткәрелгән театральләштерелгән тамаша татар халкының милли уеннары, җыр-биюләре белән үрелеп барды. Балалар бик теләп «Капчык белән йөгерү», «Аркан тарту», «Капкалы», «Кашыкка йомырка куеп йөгерү», «Көн-төн», «Чүлмәк вату» уеннарында бик теләп катнаштылар. Кыш һәм Нәүрүзбикә арасында узган ярышлар бәйрәмнең иң истә калырлык мизгеле булгандыр мөгаен.
Нәүрүзбикә әлеге ярышларда үзенең булдыклылыгы, җитезлеге, яшьлеге белән җиңеп чыкты. Бәйрәм барышында балалар табышмакларга җавап бирделәр, күңел ачтылар, язның килүенә сөенделәр.
Нәүрүз бәйрәме балаларның күңеленә хуш килде һәм сабыйлар хәтерендә озак сакланыр дип өметләнеп калабыз!