Версия сайта для слабовидящих
20.04.2023 12:35
25

«Сохраним наследие Тукая»

WhatsApp Image 2023-04-20 at 15.13.57WhatsApp Image 2023-04-20 at 15.13.58 (1)WhatsApp Image 2023-04-20 at 15.13.58WhatsApp Image 2023-04-20 at 15.13.59 (1)WhatsApp Image 2023-04-20 at 15.13.59WhatsApp Image 2023-04-20 at 15.14.00 (1)WhatsApp Image 2023-04-20 at 15.14.00

Апрель аенда Бөек татар шагыйре Г. Тукайның тууына 137 ел тула. Шул уңайдан Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли әдәбият бүлеге хезмәткәрләре 11 гимназиянең 8 нче сыйныф укучылары өчен Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган “Тукай мирасын саклыйк” дип исемләнгән әдәби уен үткәрделәр.

Уенда өч команда катнашты. Алар төрле бәйге-ярышларда көч сынаштылар. Г.Тукайның тормыш юлы, иҗатына, туган телгә кагылышлы сораулардан торган интеллектуаль уеннар катнашучыларның тапкыр, зирәк булуларын ачыкларга ярдәм итте.

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның иҗади мирасы туган җиребезнең матурлыгын күрергә өйрәтә, үз халкына булган ихлас ярату, хөрмәт тәрбияли, туган телебезнең бөеклеген тоярга ярдәм итә.

Әлеге әдәби көрәш барышында һәр команда нәфис сүз, шагыйрьнең әсәрен таны, шигырьне дәвам ит, кем тизрәк җавап бирә кебек уеннарында үзләренең белемнәрен тикшерделәр. Бигрәк тә катнашучыларның үз иҗатларын күрсәтүләре күңелләрне күтәрде, тагын бер тапкыр телебезнең бөеклеген дәлилләде. Чара шигырь, җыр белән үрелеп барды. Г. Тукай иҗатына багышланган әдәби уен барлык катнашучыларның күңелләренә хуш килде. Шулай ук «Тукай - халкыбыз горурлыгы» дигән китап күргәзмәсе дә укучыларның күңелләренә хуш килде. Чара Г.Тукай сүзләренә иҗат ителгән «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

 

 

Книги Габдуллы Тукая учат нас красоте, доброте, искренней любви к своему народу и родному краю. Он вошел в историю татарской литературы, как великий поэт, заложивший основу новой национальной поэзии, как один из основоположников современного татарского языка. Творческая деятельность поэта длилась всего 8 лет, но он оставил после себя более 400 стихов, 9 поэм, 350 рассказов, очерков и воспоминаний.

20 апреля в МБОУ «Гимназия №11» с учащимися 8 класса сотрудники Центральной библиотеки им. Габдуллы Тукая провели литературный ринг «Сохранием наследие Тукая», посвященный творчеству выдающегося татарского поэта, который состоял из конкурсов: викторина о жизни и творчестве поэта, «угадай стихотворение», «черный ящик», конкурс капитанов и многое другое. Между конкурсами учащиеся выразительно читали стихи поэта. Выиграла команда «» с отрывом в очка. Участники игры добросовестно подготовились, и на отлично показали знания по творчеству Габдуллы Тукая.  

Также была организована книжная выставка: «Тукай - халкыбыз горурлыгы» / «Тукай – наша гордость», где были выставлены наиболее известные произведения поэта и встреча завершилась совместным исполнением песни «Туган тел».