Лениногорская Централизованная библиотечная система
Лениногорск районы Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре
адрес: ул. Шашина, 41, г. Лениногорск, Республика Татарстан
тел.: 8(85595)2-31-74
“Тукай безнең йөрәкләрдә”
Габдулла Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли әдәбият бүлеге хезмәткәрләре татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның иҗатына багышлап шәһәребезнең 4 нче мәктәбенең 5, 7 сыйныф укучылары өчен “Тукай безнең йөрәкләрдә” дип исемләнгән чара үткәрделәр! Чара барышында укучылар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, әкият һәм шигырьләре буенча төрле биремнәрдә үзләренең белемнәрен тикшерделәр. Шулай ук Г. Тукайның шигырьләрен укыдылар, “Тукай эзләре буйлап” викторинасында, “Шигырь” бәйгесендә, “Әсәрне таны” уеннарында теләп катнаштылар.
Шулай ук милли әдәбият бүлеге хезмәткәрләре мәдәният сараенда Г. Тукай иҗатына багышланган бәйрәм чарасында да актив катнаштылар.
Сотрудники национально - краеведческого отдела Центральной библиотеки имени Г. Тукая для школьников 5, 7 классов СОШ №4 провели литературный час “Тукай в наших сердцах”, посвященный творчеству Габдуллы Тукая.
Ребята вспомнили жизненный и творческий путь поэта. Также приняли участие в викторине «По следам Тукая». Прочитали стихотворения поэта, участвовали в разных интерактивных играх по творчеству Г. Тукая.
Сотрудники национально-краеведческого отдела также приняли участие в праздничном мероприятии во Дворце культуры для детей, посвященном творчеству Г. Тукая.