
Лениногорская Централизованная библиотечная система
Лениногорск районы Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре
адрес: ул. Шашина, 41, г. Лениногорск, Республика Татарстан
тел.: 8(85595)2-31-74
Фольклорные посиделки «Җомга көн кич белән»
С целью сохранения национального фольклора и возрождения исконных традиций татарского народа, в рамках Года национальных культур и традиций 29 мая сотрудники национально-краеведческого отдела Центральной библиотеки им. Г. Тукая провели фольклорные посиделки «Җомга көн кич белән».
На мероприятие пришли любители татарской культуры - ансамбль «Сүнмәс ялкын», представители общественной организации «Ак калфак», активные читатели библиотеки и творческая интеллигенция города.
Вниманию гостей фольклорного вечера представителями общественной организации «Ак калфак» была представлена татарская национальная обрядовая постановка «Мендәр тутыру», а фольклорный ансамбль «Сүнмәс ялкын» познакомили гостей с национальными играми, татарского народа.
Гости вечера читали стихи, пели татарские народные песни, приняли участие в татарских народных играх «Йөзек салыш», «Капкалы», в зажигательных танцах «Бишле», «Мәликә». Также, на мероприятии был сделан обзор новых книг и периодических изданий.
29 май көнне Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли әдәбият бүлегендә Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында “Җомга көн кич белән” дип исемләнгән фольклор кичә узды.
Әлеге чарага шәһәребездә эшләп килүче “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы вәкилләре, еллар дәвамында халкыбызга мәдәни хезмәт күрсәтүче, күңелләрдә сәхнәгә мәхәббәт тәрбияләүче “Сүнмәс ялкын” фольклор ансамбле һәм китап сөючеләр җыелды.
Безнең татар халкы элек электән кунакчыл булган, әби-бабайларыбызның гореф гадәтләрен, милли йолаларын саклаганнар һәм бик күңелле итеп ял иткәннәр: бәйрәмнәр, төрле кичәләр оештырганнар, халык җырларын, халык уеннарын яратып башкарганнар.
Бәйрәм кунаклары - “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы ханымнары тамашачыларга “Мендәр тутыру” күренешен тәкъдим иттеләр. Борын - борыннан кияүгә чыгасы кызны алдан әзерләгәннәр, йолаларны саклап киләчәк гаилә тормышына әзерләгәннәр. Әнә шушы күренешләр һәр килгән тамашачының күңеленә милли гүзәл хисләр өстәде, халкыбызның күңел көзгесен тәшкил иткән гореф-гадәтләр саклануы җаннарыбызны пакълады.
Кичәне шулай ук “Сүнмәс ялкын” фольклор ансамбле чыгышлары бизәде. Алар залда утыручыларны татар халкының “Йөзек салыш”, “Капкалы”, “Бишле”, “Сигезле” уеннары белән таныштырдылар.
Бигрәк тә халкыбызның гомерлек рухи юлдашы гармун моңнары үткәнгә алып кайтты, бүгенгенең кадерен белергә чакырды.
Йола күренешләре, моңлы җырлар, дәртле биюләр, энҗегә тиң шигъри юллар - иң беренче чиратта туган телебезгә гасырлардан килгән мәхәббәт тәрбияли. Тамашачыга татар халкының фольклор күренешләре, җырлы - биюле уеннары бик тә ошады.
Бүгенге фольклор кичә күңелне сафландырды, шундый күренешләр, кичәләр киләчәк буынның да юлдашына әверелсен иде!
%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F201276%2Fcontent%2F4c85787e-4c04-4907-a649-385ad616aae3.jpg)
%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F201276%2Fcontent%2F28665a49-7bb0-4ceb-aa8f-d79ab6e03c0d.jpg)
%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F201276%2Fcontent%2F09074468-bc9c-49d6-805b-06930d8942db.jpg)
%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F201276%2Fcontent%2F77b93240-32bd-43da-923f-082a96518756.jpg)
%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F201276%2Fcontent%2Fddca548e-c536-4276-be49-275bb9fc17da.jpg)
%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F201276%2Fcontent%2F070a3ba8-37d7-4dad-b308-24824c3f4fb9.jpg)
%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F201276%2Fcontent%2F2af57643-abe5-4080-86ec-02d7ee46a67c.jpg)