
Лениногорская Централизованная библиотечная система
Лениногорск районы Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре
адрес: ул. Шашина, 41, г. Лениногорск, Республика Татарстан
тел.: 8(85595)2-31-74
Творческая встреча на Лениногорской земле.
17 августа Центральная библиотека имени Г. Тукая принимала в гостях творческую группу телерадиокомпании «Новый Век» (ТНВ). В рамках визита прошла литературная встреча с поэтом, публицистом, «Отличником образования российских школ», почетным академиком Российской Академии гуманитарных наук, членом Союза писателей Республики Татарстана, лауреатом премий имени Шамиля Бикчурина, Сажиды Сулеймановой, руководителем литературно-творческого объединения «Чишма» имени Ш. Бикчурина Тагиром Шамсуаровым, с поэтессой, певицей, композитором, лауреатом литературной премии им. Р.Тухватуллина, музыкальной премии «Болгар радиосы», членом Союза писателей Республики Татарстана - Людмилой Аланлы и творческой интеллигенцией города.
Учащиеся гимназии №11 и Федотовской школы прочли стихотворения любимых местных поэтов. Встреча продолжилась знакомством с достопримечательностями города.
17 августа Лениногорск шәһәренең Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы (ТНВ) иҗат төркеме кунакта булды. Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан шагыйрь, публицист, Россия мәктәпләренең мәгариф отличнигы, ТР Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе иясе, Россия гуманитар фәннәр академиясенең мактаулы академигы, җир шарында халыкара дуслык эшчәнлеге өчен ЮНЕСКО ның “Алтын роза” медале иясе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Ш.Бикчурин, С.Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Шамил Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсе җитәкчесе Таһир Шәмсуаров, Лениногорск районының Федотовка авылында туып үскән талантлы шагыйрә, җырчы, композитор, музыкант, Р.Төхфәтуллин исемендәге бүләк иясе, «Болгар радиосы» милли музыкаль премиясе лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, хәзерге вакытта Татарстанның нефтьчеләр башкаласы Әлмәттә яшәп иҗат итүче Людмила Аланлы һәм әдәбият, сәнгать сөючеләр белән әдәби очрашу узды.
11 гимназия һәм Федотовка авылы мәктәбе укучылары төбәгебез шагыйрьләренең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Очрашу шәһәребезнең истәлекле урыннары белән танышу белән дәвам итте.
%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F201276%2Fcontent%2F2d60bfdd-d93b-4cec-9bd6-f60d5d3ad40b.jpg)
%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F201276%2Fcontent%2Ffc01da14-7d73-40ea-96ad-48ec35829dc2.jpg)
%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F201276%2Fcontent%2Ff4f899b1-bd3f-4b1e-aa28-5687d76e88c3.jpg)