

Лениногорская Централизованная библиотечная система
Лениногорск районы Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре
адрес: ул. Шашина, 41, г. Лениногорск, Республика Татарстан
тел.: 8(85595)2-31-74
«ЛитЛето!»
Библиотечное сообщество Лениногорской ЦБС присоединилось к республиканскому фестивалю под открытом небом «ЛитЛето!». Сразу в 11 городах Татарстана, «ЛитЛето» прошел в Казани, Набережных Челнах, Альметевске, Нурлате, Нижнекамске, Бугульме, Арске, Менделеевске, Кукморе, Зеленодольске и нашем любимом городе Лениногорске.
На открытой сцене фонтана «Балерина» теплым, осенним днем мы закрыли череду общебиблиотечных, летних литературных мероприятий. Проводили лето на самом драйвовом литературном фестивале «ЛитЛето!!».
Здесь собрались местные поэты и прозаики, любители поэзии и прозы авторского исполнения, творческая интеллигенция города и района, жители и гости нашего города.
Хедлайнерами фестивали стали: прозаик, публицист, писатель, член Союза писателей России, лауреат премии им. Ш.Бикчурина Юрий Бормотов и руководитель литературно- творческого объединения «Чишма» им. Ш.Бикчурина, член Союза писателей Татарстана, академик Академии Гуманитарных наук России, лауреат премий им. Ш.Бикчурина и С. Сулеймановой Тагир Шамсуаров.
Все желающие совместно с участниками фестиваля смогли продемонстрировать поэтический и музыкальный свой талант, работала литературная книжная экспозиция «Литературный Лениногорск», где все желающие могли познакомиться с книгами, сборниками участников фестиваля, встреча прошла в дружественной литературной атмосфере….
Лениногорск шәһәренең Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре, республика күләмендә, ачык һавада үтә торган «ЛитЛето!» фестиваленә кушылды. Әлеге фестиваль Татарстанның берьюлы 11 шәһәрендә, шул исәптән Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Нурлат, Түбән Кама, Бөгелмә, Арча, Менделеевск, Кукмара, Яшел Үзән һәм безнең яраткан Лениногорск шәһәрендә дә үтте.
"Балерина" фонтаны янында узган әлеге әдәби фестиваль ачык һавада узучы чараларга йомгак ясап үткәрелде.
Бирегә төбәгебездә яшәп иҗат итүче шагыйрьләр, прозаиклар, шигърият сөючеләр, автор - башкаручылар, шәһәр һәм районыбызның иҗади интеллигенциясе, шәһәр халкы һәм кайткан кунаклар җыелды.
Фестивальнең хедлайнерлары: прозаик, публицист, язучы, Россия Язучылар берлеге әгъзасы, Ш.Бикчурин исемендәге премия лауреаты Юрий Бормотов һәм шагыйрь, публицист, Ш.Бикчурин исемендәге “Чишмә” әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Россия Гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы, Ш.Бикчурин, С. Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты Таһир Шәмсуаров.
Шулай ук фестивальдә катнашырга теләгән язучы-шагыйрьләр дә бу көнне үзләренең шигъри һәм музыкаль сәләтләрен күрсәтә алдылар.
“Әдәби Лениногорск” күргәзмәсендә исә һәркем күңеленә хуш килгән китаплар, төбәгебезнең язучы–шагыйрьләре иҗаты туплаган җыентыклар белән танышты. Әлеге чара күңелләрдә җылы хисләр калдырды...