Версия сайта для слабовидящих
05.12.2023 06:25
33

“Илһам канатында”

WhatsApp Image 2023-12-05 at 09.10.53WhatsApp Image 2023-12-05 at 09.10.52WhatsApp Image 2023-12-05 at 09.10.51 (1)WhatsApp Image 2023-12-05 at 09.10.52 (1)WhatsApp Image 2023-12-05 at 09.10.52 (2)WhatsApp Image 2023-12-05 at 09.10.51

4 декабрьдә, Лениногорск шәһәренең Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә, Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрь, бик күп җырлар авторы, Татарстан Республикасының атказанган табибы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Марс Хафизов белән очрашу узды. 

Марс Юныс улы гомерен табиб һөнәре белән бәйләгән шәхес. Шул ук вакытта күңелендә һәрвакыт туган телгә, әдәбиятка мәхәббәт йөртә һәм шигырьләр иҗат итә. Шагыйрь бүгенге көндә 14 китап авторы. Аның “Яраларны юа мәхәббәт”, “Мин ярата беләм”, “Бер елмаюың җитә”, “Синең өчен” һәм башка шигырьләр җыентыклары китап укучылар тарафыннан җылы кабул ителә.
Туган телгә, моңга мәхәббәт белән сугарылган шигъри шәлкемнәре очрашуга килүчеләр күңелендә якты хисләр калдырды. Марс Хафизовның тормыш иптәше Мәдинә ханымның да шагыйрьнең иҗатына  йогынтысы зур. Бу гаилә тулаем алганда әдәбият, мәдәният белән рухланып, илһамланып гомер итә. 
 Марс Юныс улы бүгенгесе көндә 200 артык җыр авторы да, аның сүзләренә язылган җырларны татар эстрадасының танылган җырчылары Салават Фәтхетдинов, Гүзәл Уразова, Айдар Галимов, Илдар Хәкимов, Алсу Әбелханова башкара.
Очрашу барышында шигърият сөючеләр шагыйрьнең үзенчәлекле шигырьләре белән таныштылар, автор сүзләренә иҗат ителгән җырлар тыңладылар. Шулай ук Марс Юныс улы тамашачларны кызыксындырган сорауларга да төпле җавап бирә белде. Гомумән алганда Марс Хафизов иҗаты беркемне дә битараф калдырмады, җырлары исә онытылмаслык сәхифә булып күңелләргә күчте. 
Әлеге мәртәбәле чарада Ш. Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсе җитәкчесе, шагыйрь Таһир Шәмсуаровның чыгышы да әлеге чараның бизәген тәшкил итте. Ул Марс Хафизовның иҗатына югары бәя бирде һәм үзенең чыгышын “Татар гармуны” исемле шигыре белән тәмамлады. 
 Бүгенге очрашу залда утырган тамашачының күңеленә хуш килде.

 


4 декабря, в Центральной библиотеке им. Г.Тукая, прошла творческая встреча с поэтом, автором популярных татарских песен, заслуженным врачом Республики Татарстан, членом Союза писателей Республики Татарстан Марсом Хафизовым. 
Марс Юнусович проживает в городе Нижнекамск. Свою жизнь он посвятил медицине и в то же время пишет стихи. На сегодняшний день является автором 14 книг. Его сборники стихов “Яраларны юа мәхәббәт”, “Мин ярата беләм”, “Бер елмаюың җитә”, “Синең өчен” и другие тепло воспринимаются читателями.

Марс Юнусович является автором более 200 песен, их исполняют популярные артисты татарской эстрады, такие как Салават Фатхутдинов, Гузель Уразова, Айдар Галимов, Ильдар Хакимов, Алсу Абельханова. 

В ходе встречи любители поэзии познакомились с жизнью и творчеством,  стихами поэта, слушали песни, написанные на слова М. Хафизова. Творческая встреча никого не оставило равнодушным.