
Лениногорская Централизованная библиотечная система
Лениногорск районы Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре
адрес: ул. Шашина, 41, г. Лениногорск, Республика Татарстан
тел.: 8(85595)2-31-74
“Көчле рухлы әдип”
6 декабрьдә, Лениногорск шәһәренең Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә, танылган язучы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Әсрар Галинең тууына 85 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе узды.
Әсрар Гали үзенчәлекле хикәя – повестьлар иҗат итә һәм ул шул ук вакытта нәсер жанрында да зур уңышларга ирешкән әдип. Ул профессиональ язучы буларак үзенең бөтен көчен, тәҗрибәсен, белемен әдәби иҗатка багышлый. Аның "Гали Батыр", "Батырга-батыр", «Асыл кошым минем», "Төнге җыр", “Көн яктысы” һәм башка китапларын әдәбият сөючеләр җылы кабул итә.
Халкыбызның рухи дөньясын баетуда җуелмас эз калдырган шәхесне искә алу кичәсенә Ш. Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсе әһелләре, Әсрар Галинең иҗатын хөрмәт итүчеләр, якыннары җыелды.
Әдәбият сөючеләр әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты, аның танылган әсәрләреннән өзекләр белән таныштылар. Әлбәттә, әдәби-мәдәни чара рухыбызны баетырдай җырлар белән үрелеп барды. Ш. Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсе шагыйрь - шагыйрәләре Таһир Шәмсуаров, Гөләндәм Кәбирова, Илсөяр Салахова, Фәридә Әхмәтшина, Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре Ләйсән Шәмсуарова, Гүзәл Гыйләҗева чыгышлары кичәне бизәде.
6 декабря, в Центральной библиотеке им. Г.Тукая, состоялся вечер памяти, посвященный 85-летию со дня рождения известного татарского писателя, члена Союза писателей Республики Татарстан, нашего земляка Асрара Гали.
Творчество Асрара Абраровича процветает в городе Лениногорск. Он становится талантливым писателем, добившимся больших успехов в жанре прозы.
В этот памятный день в библиотеке собрались представители творческого объединения «Чишма» им. Ш. Бикчурина и любители творчества Асрара Галиева. Также на встрече присутствовала племянница автора Фирдаус Афанасьева, которая поделилась с гостями своими воспоминаниями.
Присутствующие познакомились с жизнью и творчеством писателя, отрывками из его известных произведений «Гали батыр», «Көн яктысы», гости обменивались воспоминаниями о писателе.
Украшением мероприятия стали песни в исполнении Гуляндам Кабировой и Лейсан Шамсуаровой.
%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F201276%2Fcontent%2F278c8e89-acc5-4734-bab2-0aabd7e7147a.jpeg)
%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F201276%2Fcontent%2F3bcb1582-7e9a-4ed9-b790-0f4c5d572aeb.jpeg)
%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F201276%2Fcontent%2Fd3a9f09c-e5b6-45e9-93f2-f0b8e1ed05ef.jpeg)
%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F201276%2Fcontent%2F9fc7172e-a3aa-47f2-bdb0-23735c3c5733.jpeg)
%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F201276%2Fcontent%2Fd983e019-e460-4a27-9004-fc28c0036188.jpeg)
%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F201276%2Fcontent%2F9c7ae7bb-dd32-425e-9695-e657c7bc83bb.jpeg)
%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F201276%2Fcontent%2F294baab0-22a9-44d9-b79e-3b3e90e086f8.jpeg)
%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F201276%2Fcontent%2F9b252878-c153-4f32-a04a-24654bee9416.jpeg)