Версия сайта для слабовидящих
22.03.2024 05:41
18

Празднично-игровая программа «Нәүрүз-яз бәйрәме»

IMG-20240320-WA0031IMG-20240320-WA0257IMG-20240319-WA0137IMG-20240320-WA0184IMG_20240321_205921_605IMG-20240320-WA0182IMG-20240321-WA0474IMG-20240321-WA0502IMG-20240321-WA0571IMG-20240321-WA0509IMG-20240321-WA0521

 

    Наступила весна. А вместе с ней пришел к нам весенний праздник «Навруз». Этот праздник отмечают 21 марта, в день весеннего равноденствия. По традиции в этот день люди веселятся, радуются, готовят угощения, ходят в гости.

    Сотрудники Центральной библиотеки им. Г. Тукая подготовили театрализованное  представление, героями которого стали Наврузбика, Баба Яга и Дедушка Мороз.   Дети веселились, отгадывали загадки, участвовали в различных играх: «Бег в мешках», «Перетягивание каната», «Тюбетейка», «Игра с  санками», «Перенеси яйцо», «День и ночь», «Разбей горшок».  Самым запоминающим моментом этого праздника стало соревнование между Дедом Морозом и Наврузбикой. Празднично - игровая программа очень понравилась и организаторам, и участникам веселого представления  - воспитанникам МБДОУ №4,5,17,26 и учащимся гимназии №11.

 

Төрки бабаларыбызның бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре, йолалары безнең көннәргә кадәр сакланып килә. 21 март - көн белән төн тигезләшкән вакыт.

Бу көнне әби-бабаларыбыз “Нәүрүз” бәйрәмен үткәрә торган булганнар. Балалар өйдән-өйгә кереп, хуҗаларны бәйрәм белән котлаганнар, сый-нигъмәт җыеп йөргәннәр. Гореф-гадәт буенча бу көнне кешеләр күңел ачканнар, шатланганнар, төрле милли ризыклар әзерләгәннәр,  кунакка йөргәннәр.

Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли әдәбият бүлеге хезмәткәрләре дә әлеге чарадан читтә калмады. Шәһәребезнең 4, 5, 17, 26 нчы номерлы балалар бакчаларында һәм шулай ук 11 гимназия укучылары өчен “Нәүрүз” бәйрәмен үткәрделәр. Әлеге бәйрәм борынгы гореф-гадәтләргә ихтирам тәрбияләү, халык йолаларын искә төшерү һәм дәвам итү максатыннан үткәрелде.

   Әкият геройлары  Нәүрүзбикә, Убырлы карчык, Кыш бабай катнашында үткәрелгән театральләштерелгән тамаша татар халкының милли уеннары, җыр-биюләре белән үрелеп барды. Балалар бик теләп «Капчык белән йөгерү», «Аркан тарту», «Капкалы», «Кашыкка йомырка куеп йөгерү», «Көн-төн», «Чүлмәк вату» уеннарында бик теләп катнаштылар. Кыш һәм Нәүрүзбикә арасында узган ярышлар бәйрәмнең иң истә калырлык мизгеле булгандыр мөгаен.

 Нәүрүзбикә әлеге ярышларда үзенең булдыклылыгы, җитезлеге, яшьлеге белән җиңеп чыкты. Бәйрәм барышында балалар табышмакларга җавап бирделәр, күңел ачтылар, язның килүенә сөенделәр.

Нәүрүз бәйрәме балаларның күңеленә хуш килде һәм сабыйлар хәтерендә озак сакланыр дип өметләнеп калабыз!