
Лениногорская Централизованная библиотечная система
Лениногорск районы Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре
адрес: ул. Шашина, 41, г. Лениногорск, Республика Татарстан
тел.: 8(85595)2-31-74
Фольклорный час «Әбиемнең күңел сандыгы»
13 майда Габдулла Тукай исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре, Гаилә елы уңаеннан, Лениногорск шәһәренең 11 гимназиясе белән берлектә “Әбиемнең күңел сандыгы” дип исемләнгән фольклор кичә үткәрделәр.
Укучылар татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары, милли киемнәре белән таныштылар. Хәдичә әби ролен башкарган гимназиянең өстәмә белем бирү педагогы Әхмәтшина Фәридә Зөфәр кызы хәтерендә калган истәлекләр белән уртаклашты.
Әлбәттә, кичәнең иң үзәгендә гасырларны кичкән ядкәр - сандык иде. Сандыктагы кулъяулык, чиккән сөлге, түбәтәй, читек, чабата яшь буында үткән тарихыбызга кызыксыну уятты. Әгәр үз милләтеңнең тарихын, үткәнен беләсең килсә, әнә шул чорлар кичкән, беркайчан да әһәмиятен югалтмаган мирас белән танышу кирәк.
Монда тарихи энҗеләр хакында гына сөйләп калмадылар, аның чын асылын төрле уеннарда күрсәттеләр. Аерым алганда «Яулык салыш», «Чабата» уеннарында балалар бик теләп катнаштылар, мәкальләрне дә искә төшерделәр, табышмакларга да җавап бирделәр.
Бала күңелендә калсын өчен мөнәҗәтләр, бәетләр, халык җырларыннан торган «Халкыбызның күңел бизәкләре» китап күргәзмәсе дә зур кызыксыну уятты.
13 мая сотрудники Центральной библиотеки им. Г.Тукая, совместно с работниками гимназии №11 провели фольклорный час «Әбиемнең күңел сандыгы».
Ребята совершили увлекательное путешествие в прошлое, познакомились с обрядами и традициями, бытом, татарского народа.
Главной героиней мероприятия стала бабушка Хадича. Она рассказала детям о старинной татарской одежде, предметах быта, как шили наряды, вышивали и складывали их в сундук. «Бабушкин сундук» вызвал у каждого безграничный восторг. Ребята с интересом рассматривали старинные вещи, узнали не только интересные факты, связанные с этими вещами, но и отгадывали загадки, поговорки, играли в татарские народные игры «Яулык салыш», «Чабата».
В мероприятии принял участие творческий коллектив “Энҗе бөртекләре” гимназии №11, они представили старинный татарский обряд “Кое янында”.
Мероприятие оставило у ребят незабываемые впечатления.
%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F201276%2Fcontent%2Ff87bf9e0-a70f-448a-b140-6c89274e5476.jpeg)
%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F201276%2Fcontent%2F92c9ac13-02d7-48fc-8712-cae2b2c1d6bb.jpeg)
%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F201276%2Fcontent%2F91aac521-17ad-4d80-9d88-de5b626dfe2d.jpeg)
%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F201276%2Fcontent%2Fb581d348-0b70-4397-ab54-894d2ceff688.jpeg)
%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F201276%2Fcontent%2Fb2545084-26b7-48e6-8b7f-ad9d87d5b90e.jpeg)
%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F201276%2Fcontent%2Fe93e40aa-03b0-471b-9cc0-736666f4dbf0.jpeg)
%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F201276%2Fcontent%2F8506783d-17c0-45d3-a861-6ea6c690661c.jpeg)
%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F201276%2Fcontent%2Fd870e6ee-256a-4747-a4bd-738728d8ace7.jpeg)
%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F201276%2Fcontent%2F79c336ba-cfbc-4cc3-b687-0922889826c0.jpeg)