
Лениногорская Централизованная библиотечная система
Лениногорск районы Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре
адрес: ул. Шашина, 41, г. Лениногорск, Республика Татарстан
тел.: 8(85595)2-31-74
Творческий вечер «Күңелем әле яши язларда»
16 мая в Центральной библиотеке прошел творческий вечер «Күңелемнең әле язда», посвященный 60-летию поэтессы, лауреата премии имени Шамиля Бикчурина Альфии Сулеймановой.
Альфия Мударисовна, участник и победитель многих литературных, поэтических конкурсов и фестивалей. Она является автором двух сборников стихотворений: «Җан авазы» и «Күңел көзгесе».
В мероприятии приняли участие родные, друзья, поэты и писатели творческого объединения “Чишма” им. Ш. Бикчурина, интеллигенция города, а также почитатели творчества Альфии Сулеймановой.
Присутствующие познакомились с творчеством поэтессы, автор прочитала стихотворения собственного сочинения о Родине, о близких людей, о природе. На встрече прозвучали не только стихи, но и душевные песни в исполнении Альфии Сулеймановой, Лейсан Шамсуаровой и Тагира Шамсуарова.
16 майда Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә Ш. Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсе әгъзасы, Ш. Бикчурин исемендәге премия лауреаты, шагыйрә Әлфия Сөләймановага 60 яшь тулуга багышланган иҗат кичәсе узды.
Әлфия Сөләйманова бүгенге көндә ике мөстәкыйль шигырьләр җыентыгы авторы. Аның иҗаты туган якка, Ватанга, туган телгә, кадерле кешеләргә багышланган. Әлеге иҗат кичәсенә шагыйрәнең каләмдәшләре-Ш. Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсе әгъзалары, әдәбият, сәнгать сөючеләр, шулай ук Лениногорск шәһәре мәктәпләреннән ана теле укытучылары, укучылар, шагыйрәнең дуслары, туганнары, фикердәшләре җыелды. Гомер бәйрәмен уздыручы Әлфия Сөләймановага иҗатында яңа үрләр теләделәр, укучылар аерым шигырьләрен сөйләделәр. 11 гимназиянең Әхмәтшина Фәридә Зөфәр кызы җитәкчелегендәге “Энҗе бөртекләре” иҗат төркеменә йөрүче укучылар шагыйрәнең балалар өчен язган шигырьләрен тамашачыга тәкъдим иттеләр. Иҗат кичәсе нәфис сүз, моңлы җырлары белән үрелеп барды. Әлфия Сөләйманованың гомер бәйрәменә багышланган иҗат кичәсе күңелләргә хуш килде.
%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F201276%2Fcontent%2F68e4ac91-1756-4fa8-9ce2-84994bf144e9.jpeg)
%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F201276%2Fcontent%2Ffed2681e-2d43-408e-8469-a2e5bacfdbd6.jpeg)
%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F201276%2Fcontent%2F6980122c-c6b3-41ea-b33d-0413ad2c83fa.jpeg)
%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F201276%2Fcontent%2Fd7b921d2-995a-476b-8a0e-26e29e825e05.jpeg)
%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F201276%2Fcontent%2Fe56f9540-6651-4953-8716-4e507ca1c41d.jpeg)
%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F201276%2Fcontent%2F7830aa2c-ad46-4550-b187-3b269ef5b336.jpeg)
%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F201276%2Fcontent%2F9ce08479-78f4-479e-9da8-7e0bebf0113d.jpeg)
%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F201276%2Fcontent%2Fe047d7af-aec1-4550-a4f7-56e425771fea.jpeg)
%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F201276%2Fcontent%2Fff5eda8c-082e-4529-803c-3f6f24fece85.jpeg)