Версия сайта для слабовидящих
30.09.2024 12:17
28

Интеллектуальная игра «Малый город-большая история»

WhatsApp Image 2024-09-30 at 13.08.57WhatsApp Image 2024-09-30 at 13.08.58WhatsApp Image 2024-09-30 at 13.08.56WhatsApp Image 2024-09-30 at 13.09.18WhatsApp Image 2024-09-30 at 13.08.59

Каждый город — это особая история. Много интересного открывается, когда листаешь ее страницы. Лениногорской земле есть чем гордиться: она подарила миру немало творческих личностей, добившихся успехов в разных областях. Это воины - Герои Советского Союза, ученые, писатели,  поэты, художники,  музыканты. Благодарность потомков за дела известных соотечественников выражается в названиях улиц, мемориальных досках, памятниках.

25 сентября 2024 года сотрудники Центральной библиотеки им. Г. Тукая  для студентов ЛНТ провели интеллектуальную игру «Малый город – большая история».

В игре приняли участие три команды. Игра состояла из 4 раундов: «Знаете ли вы свой город?», «Разминка для везучих», «Узнай по фотографиям» и «Улицы нашего города».

Отвечая на вопросы игры, участники узнали основные события истории города, начиная с его основания, а также множество интересных фактов, проявили эрудицию и логическое мышление, принимая  решения в нестандартной ситуации и  условиях ограниченного количества времени.

 

 

Һәр кешегә туган ягыннан да кадерлерәк, газизрәк һәм матуррак җир юктыр ул. Без үзебезнең күпмилләтле төбәгебез, анда яшәүче тырыш халкыбыз, бай тарихыбыз, батырларыбыз, гореф-гадәтләребез белән горурланырга һәм үзебезнең туган як тарихын белергә, үткәннәр белән кызыксынырга  тиеш. Шул максаттан, 25 сентябрь көнне Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре, Лениногорск шәһәренең нефть техникумында белем алучы студентлар өчен “Бай тарихлы шәһәрем” дип аталган интеллектуаль уен үткәрделәр.

Чара башында китапханә хезмәткәрләре Лениногорск шәһәре тарихы турында сөйләделәр. Туган як тарихын искә төшергәч, уенның төп өлеше башланды. Әлеге уенда ике команда төрле бәйге-ярышларда көч сынаштылар. Нәкъ менә туган як тарихына, рухи кыйммәтләрне саклауга, туган телгә, гореф-гадәтләргә кагылышлы сораулардан торган  интеллектуаль уен катнашучыларның тапкыр, зирәк булуларын ачыкларга ярдәм итте. Әлбәттә туган җир, туган тел дибез икән, аның әдәбиятына да кагылмый мөмкин түгел. Әлеге интеллектуаль уен барышында һәр команда нәфис сүз, милли моңнарны барлап уздылар. Бигрәк тә катнашучыларның үз иҗатларын күрсәтүләре күңелләрне күтәрде. “Тапкырлар” командасына исә җиңү елмайды. Интеллектуаль уен барлык катнашучыларның күңелләренә хуш килде.