
Лениногорская Централизованная библиотечная система
Лениногорск районы Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре
адрес: ул. Шашина, 41, г. Лениногорск, Республика Татарстан
тел.: 8(85595)2-31-74
Литературный квест “По следам Тукая”
21 и 23 апреля сотрудники национально-краеведческого отдела Центральной библиотеки имени Г. Тукая провели интересный литературный квест в средней общеобразовательной школе №3 и в 11 гимназии. Это событие было приурочено к 139-летию со дня рождения выдающегося татарского поэта Г. Тукая.
В ходе мероприятия ученики узнали о непростой жизни поэта и активно участвовали в различных конкурсах и викторинах, показывая свои знания о его творчестве. Они читали стихи Тукая, погружаясь в его поэтический мир. Также была организована выставка книг под названием «Тукай - халкыбыз горурлыгы». Завершилось мероприятие совместным исполнением известной песни «Туган тел», что символизировало единство и любовь к родному языку.
21 һәм 23 апрель көннәрендә Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли әдәбият бүлеге хезмәткәрләре шәһәребезнең 3 мәктәбендә һәм 11 гимназиядә Бөек татар шагыйре Г. Тукайның тууына 139 ел тулуга багышланган “Тукай эзләре буйлап” дип исемләнгән әдәби уен үткәрделәр.
Уенда ике команда катнашты. Алар төрле бәйге-ярышларда көч сынаштылар. Г.Тукайның тормыш юлы, иҗатына, туган телгә кагылышлы сораулардан торган интеллектуаль уеннар катнашучыларның тапкыр, зирәк булуларын ачыкларга ярдәм итте.
Әлеге әдәби көрәш барышында һәр команда нәфис сүз, шагыйрьнең әсәрен таны, шигырьне дәвам ит, кем тизрәк җавап бирә кебек уеннарында үзләренең белемнәрен тикшерделәр. Бигрәк тә катнашучыларның үз иҗатларын күрсәтүләре күңелләрне күтәрде, тагын бер тапкыр телебезнең бөеклеген дәлилләде. Чара шигырь, җыр белән үрелеп барды. Г. Тукай иҗатына багышланган әдәби уен барлык катнашучыларның күңелләренә хуш килде. Шулай ук укучылар «Тукай - халкыбыз горурлыгы» дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар. Чара Г.Тукай сүзләренә иҗат ителгән «Туган тел» җыры белән тәмамланды.
%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F201276%2Fcontent%2Fc8f98ef8-51ec-4840-a036-ce71624c547a.jpg)
%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F201276%2Fcontent%2F38807159-2c36-4e79-a420-c1db48f8cc43.jpg)
%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F201276%2Fcontent%2Fed9d30ff-fd9e-4b53-b751-7a67fb4e7c5b.jpg)
%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F201276%2Fcontent%2F1db354de-e317-4490-9b34-ff3d35009a3a.jpg)
%3Aformat(webp)%2F782329.selcdn.ru%2Fleonardo%2FuploadsForSiteId%2F201276%2Fcontent%2F03ce23ff-b8ab-4c89-9f35-15fe7f6df2a5.jpg)