Версия сайта для слабовидящих
12.04.2021 19:10
71

Рамазан Байтимеров

Рамазан Байтимеров
(Рамазан Муллагали улы Байтимеров)
1923 – 1989

Рамазан Муллагали улы Байтимеров 1923 елның 5 апрелендә Башкортостанның Авыргазы районы Исмәгыйль авылында туган. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Үзбәкстанга китә. Кәттә-Курган, Сәмәрканд шәһәрләрендә укып, урта мәктәпне тәмамлый, Ташкентта беръеллык укытучылар курсында укый. Тик эшләргә өлгерә алмый, Бөек Ватан сугышы башлана.
1941 елның көзеннән сугышның соңгы көннәренә хәтле фронтта хәрәкәттәге армия сафларында була. Ике тапкыр контузия ала, яралана. Сугыштагы батырлыклары өчен орден – медальләр белән бүләкләнә. Туган иленә гомерлек инвалид булып кайта.
Беренче шигырьләре район газетларында, Уфада чыгучы “Кызыл таң” газетында дөнья күрә.
Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. ”Чаян” журналы,  республика радио-телевидение редакцияләрендә, мәктәптә укытучы булып  эшли.
1958 елдан 1989 елга кадәр – вафат булганчы -  Лениногорск шәһәрендә яши һәм иҗат итә.
Рамазан Байтимеров бик күп шигырьләр, поэмалар авторы. Аның иҗатында Бөек Ватан сугышы, туган ил, нефтьчеләр, гади хезмәт ияләре язмышы урын алган. Ул – патриот- шагыйрь. Аның “Якты юл”, “Ялгыз  Бану”, “Девон җыры”, “Уңыш җыры”, “Тере мәет”, “Ил-батыр”, “Укытучы”, “Яшәү хакына”. “Орбитадан читтә”, “Дипломант”, “Сәлимәкәй” дип аталган пьесалары билгеле. Шагыйрьнең  “Туган ягым”, “Канатларым”, “Мәңгелек яшьлек”, “Җырларым – солдатларым” дигән җыентыклары  басылып чыкты.
Р.Байтимеровның күп кенә шигырьләренә Рөстәм Яхин, Сара Садыйкова, Әнвәр Бакиров, Бату Мөлеков кебек күренекле композиторлар көй язган. Аның “Туган ягым” шигыренә Рөстәм Яхин иҗат иткән җыр – Татарстан гимнының нигезен тәшкил итә.

Рамазан Байтимеровның  басылып чыккан китаплары:
Туган ягым: Җырлар һәм шигырьләр. – Казан: Тат. кит.нәшр., 1982. –   32 б.
Җырларым – солдатларым. – Казан: тат. кит. нәшр., 1983. – 56 б.
Канатларым: Поэмалар һәм шигырьләр. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1986. – 71 б.
Мәңгелек яшьлек: Ике пәрдәлек тарихи драма. – Бөгелмә шәһәре типографиясе, 1988. – 49 б.